博物馆 "Үлемсез полк"
- 下载应用链接
- iOS
- Android
- Windows Phone
博物馆信息
关于博物馆
Пректның темасы: “Үлемсез полк”
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел вакыт үтеп бара, ләкин ул көннәрнең кайтавазын, матур, тыныч киләчәгебез өчен үз гомерләрен корбан иткән бабаларыбыз турында онытырга һич кенә дә хакыбыз юк! Нәкъ менә шул максаттан ел саен, 9 май көнне “Үлемсез полк” акциясе оештырыла да инде.
Әлеге күркәм традициядән безнең 8 а сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре дә читтә калмый. Әти-әниләр комитеты тәкъдиме белән агымдагы уку елында, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан сыйныфыбыз виртуаль музей “Үлемсез полк” проекты өстендә эш башлады.
Максаты: Балаларыбызда бабайлары үрнәгендә Туган илне ярату, хөрмәт итү хисләре тәрбияләү.
Бурычлары:
1. Балаларны хәрби- патриотик тематика белән бәйле чараларга тарту;
2. Балаларның “Юнармия” отряды эшчәнлегендә катнашуларын дәвам иттерү;
3. Балаларыбыз белән берлектә бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларыбыз турында мәгълүматлар туплау;
4. Җыелган мәгълүматларны гимназиянең виртуаль музеена урнаштыру;
5. Музей сәгатьләрендә проектның нәтиҗәсе белән башка сыйныф укучыларын да таныштыру;
6. Фәнни-гамәли конференцияләрдә проект эшен тәкъдим итү;
Проектны тормышка ашыру вакыты: 2024 – 2025 еллар
Проектның этаплары:
Әзерлек этабы: сентябрь – декабрь,2024 ел
Төп этап: январь – август, 2025 ел
Йомгаклау этабы: сентябрь – декабрь, 2025 ел
Проектның җитәкчесе: Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары: Билалова М.М.
Проектны тормышка ашыруда катнашучылар:
8а сыйныфы укучылары
Әти-әниләр
Сыйныф җитәкчесе – Тухватуллин Н.Н.
Музей җитәкчесе: Шагабиева Л.Х.
Директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе: Сафаргалиева Г.В.
评论
4 评论
审查该游览-
星期一, 12/15/2025 - 09:32
Молодцы! Бик әйбәт эш булган!
-
星期五, 01/24/2025 - 11:39
Субхәналлах хәерле эшләр булсын!
-
星期三, 01/22/2025 - 06:58
Файдалы, кирәкле мәгълүматлар туплагансыз.Алга таба да эшегездә уңышлар юлдаш булсын!
-
星期三, 01/22/2025 - 06:53
Яхшы эш башлагансыз. Эшегездэ зур уңышлар телим.
创建您自己的音频之旅!
使用此系统的移动导游应用是免费的