Museo

Museo "Үлемсез полк"

Codice QR

Info museo

Riguardo il museo

Пректның темасы:  “Үлемсез полк”

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел  вакыт үтеп бара, ләкин ул көннәрнең кайтавазын, матур, тыныч киләчәгебез өчен үз гомерләрен корбан иткән бабаларыбыз турында онытырга һич кенә дә хакыбыз юк! Нәкъ менә шул максаттан ел саен, 9 май көнне “Үлемсез полк” акциясе оештырыла да инде.

       Әлеге күркәм традициядән  безнең 8 а сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре дә читтә калмый. Әти-әниләр комитеты тәкъдиме белән агымдагы уку елында, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан сыйныфыбыз виртуаль музей “Үлемсез полк” проекты өстендә эш башлады.

Максаты: Балаларыбызда бабайлары үрнәгендә Туган илне ярату, хөрмәт итү хисләре тәрбияләү. 

Бурычлары: 

1.    Балаларны хәрби- патриотик тематика белән бәйле чараларга тарту;

2.    Балаларның “Юнармия” отряды эшчәнлегендә катнашуларын дәвам иттерү;

3.    Балаларыбыз белән берлектә  бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларыбыз турында мәгълүматлар туплау;

4.    Җыелган мәгълүматларны   гимназиянең виртуаль музеена урнаштыру;

5.    Музей сәгатьләрендә  проектның нәтиҗәсе белән башка сыйныф укучыларын да таныштыру;

6.    Фәнни-гамәли  конференцияләрдә проект эшен тәкъдим итү;

Проектны тормышка ашыру вакыты: 2024 – 2025 еллар

Проектның этаплары

Әзерлек этабы: сентябрь – декабрь,2024 ел

Төп этап: январь – август, 2025 ел

Йомгаклау этабы: сентябрь – декабрь, 2025 ел

Проектның җитәкчесе: Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары: Билалова М.М.

Проектны тормышка ашыруда катнашучылар: 

8а сыйныфы укучылары

Әти-әниләр

Сыйныф җитәкчесе – Тухватуллин Н.Н.

Музей җитәкчесе: Шагабиева Л.Х.

Директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе: Сафаргалиева Г.В.

Pianifica la visita

  • 109, Центральная улица, Большой Сардек, Большесардекское сельское поселение, Кукморский район, Татарстан, Circondario federale del Volga, 422103, Russia

Recensioni

A minimum rating of 1 star is required.
Please fill in your name.
  • Ляйсан

    10 su 5 valutazione Lun, 12/15/2025 - 09:32

    Молодцы! Бик әйбәт эш булган!

  • Рамзия

    10 su 5 valutazione Ven, 01/24/2025 - 11:39

    Субхәналлах хәерле эшләр булсын!

  • Закировой Розе Ринатовне

    10 su 5 valutazione Mer, 01/22/2025 - 06:58

    Файдалы, кирәкле мәгълүматлар туплагансыз.Алга таба да эшегездә уңышлар юлдаш булсын!

  • Мустафина Чулпан Нурулловна

    10 su 5 valutazione Mer, 01/22/2025 - 06:53

    Яхшы эш башлагансыз. Эшегездэ зур уңышлар телим.

Crea i tuoi audio tour!

L'uso del sistema e l'app di guida per dispositivi mobili sono gratuiti

Avvia

Anteprima dell'app su iOS, Android e Windows Phone