Музей

Музей Ислам мәдәнияте музеена

QR-код

Информация о музее

О музее

Әссәләму галәйкүм кадерле кунаклар!
Хуш килдегез!
Без сезнең “Казан Кремле” Музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеена килгәнегезгә шатбыз!
Ислам мәдәнияте музее – ислам тарихы һәм мәдәниятенә багышланган Россия Федерациясендә бердән бер музей.
Музей Кол Шәриф җәмиг мәчетенең түбәндәге цоколь катында урнашкан. Мәчет Казанның бермең еллыгы уңаеннан салынды, һәм 2005 нче елның июнь аенда ачылды. 2006 нче елның 21 нче февралендә Музей эшли башлады. Музейның төп темасы – ислам диненең Россия халыклары арасында таралуы һәм үсеш алуы, һәм беренче чиратта Идел Урал буйларында. Музейда Казан татарларындагы ислам диненең үзенчәлекләре, спецификасы күрсәтелә. Сезгә монда ислам дине белән бәйле цивилизация хакында, ислам дөньясының фәне һәм мәдәнияте турында тәфсилләп сойләрләр. Татар халкының ислам мәдәнияте үсешенә керткән өлеше хакында мәгълүмат бирерләр. Сез ислам дине традицияләренең татар халкының мәдәниятендә һәм сәнгатендә ничек чагылыш тапканын күрерсез. Гомумән алганда дөньякүләм цивилизациядә ислам дөньясының фән һәм мәдәният өлкәсендә керткән өлеше, роле, күрсәтелер.
Музей мөкатдимәсе – экспозициясе ислам дине тәртипләренә туры китерелеп уңнан сулга таба төзелгән һәм без дә сезнең белән сәгать йөрешенең капма каршы ягына юнәлербез.
Ә хәзер Музей залының беренче катына төшеп үзәк экспонат – электрон Коръән янына узабыз.

Спланировать посещение

  • Кул-Шариф, 13, проезд Шейнкмана, Вахитовский район, Казань, городской округ Казань, Татарстан, Приволжский федеральный округ, 420111, Россия
  • http:www.kazan-kremlin.ru/museums/islam/

Отзывы

Отзывов пока нет

Написать первый обзор
A minimum rating of 1 star is required.
Please fill in your name.
  • Пока нет отзывов. Будьте первым, кто оставит отзыв!

Опубликуйте собственный аудиотур!

Используйте систему и мобильное приложение абсолютно бесплатно

Начать

Предварительный просмотр приложения на iOS, Android и Windows Phone