Audio tour 3. Әсирлектәге язмыш
- Download the app
- iOS
- Android
- Windows Phone
Бу каһәр суккан авыр язмыш 1942 нче елның август айларыннан башланды. Чорналыш эчендә калган солдатларны немецлар йөзәрләп, меңәрләп җыеп, бер урынга туплый башладылар.
Колхозларның ферма абзарларына, утарларына җыеп, сак астында тоттылар. Тирә-юнь авыллардагы халык булган ризыкларын җыеп, әсирләргә китерәләр иде. Байтак җыелгач, безне сафка тезеп, шул ризыкларны өләшеп биргәләделәр. Кем бәхетенә нәрсә эләгә: ипи кисәгеме, бәрәңгеме, он-ярмамы, яшелчәме, алган бер кеше кире утарына кереп китә. Азык өләшүне немецлар үзләре түгел, әсирләр арасыннан тазарак кешеләр үтәде.
Якынча мең кеше чамасы җыелгач, безне Миллерово дигән шәһәргә алып барачаклары мәгълүм булды. 70 километр чамасы ераклыкта икән. Барлы-юклы ризыкны капкалап, ач карынга су эчеп, җәяүләп юлга чыгып киттек. Көн бик эссе, без тузан эчендә, бер-беребезне күрә торган түгел, суларга һава җитми, авырдан өстерәлебрәк баручыларга, немец винтовка приклады белән китереп төртә. Үтә хәлсезләрне, егылганнарны атып үтерәләр дә калдырып китәләр. Ачлыктан, суга сусаудан, алҗудан интегеп, Миллерово лагерена килеп җиттек.
Миллерово лагерен "үлем чокыры" дип атап йөрттеләр. Бу лагерь ачык һавада булгач, көндезләрен кояш җылытса да, төнлә бик салкын булды, җитмәсә минем шинелем дә юк. Бу "үлем чокыры"нда ашарга тәүлеккә бер тапкыр гына бирделәр. Ул да булса 300 грамм янган бодай суы. Кайбер көннәрдә йөз грамм чамасы ипи дә эләкте.Бу лагерьда ике айдан артык булырга туры килде, хәлсезләнүчеләр, үлүчеләр күп булды.
Хәллерәк кешеләрне лагерьның тышкы ягына яки шәһәр тирәсендәге складларга, юллар төзәтергә эшкә алып чыгалар иде. Алар үзләре белән ашардай нәрсә дә алып кайта алдылар. Шушы кешеләрдән мин дә ике консерва банкасын тәмәкегә алыштырдым. Банкалардан ашлыкны ваклый торган җайланма-ваклагыч "тегермән" эшләдем. Шуның белән ашлыгы булган кешеләрнең ашлыгын ярма итеп ваклый идек. Биш кружка ашлык вакласаң, бер кружкасын хезмәт хакына+"тегермән" өчен бирәләр. Лагерьда көн саен үлеп тордылар.
Октябрь ае җитте. Ниһаять, акрынлап лагерьдан әсирләрне чыгара башладылар. Лагерь кырыена вакытлыча поезд юлы эшләделәр һәм, вагоннарны лагерь кырыена кадәр китереп, шуларга әсирләрне төяп озатырга керештеләр. Без поездда 13 тәүлек чамасы бардык. Брест шәһәрендә икенче поездга күчереп утырттылар. Ничек кирәк алай Германиягә, Мозбург дигән шәһәргә китереп җиткерделәр.Бу лагерьда нинди генә илдән әсирләр юк?! "Шталаг VII-A" дигән лагерь иде бу. Лагерьга килү белән үк безне баракларга кертмәделәр, мунчага алып киттеләр, барлык киемнәрне газ камерасына тапшырдык. Мунчадан чыккач, икенче кием бирделәр, чиста, ләкин ямаулы, кара яшел төскә манган киемнәр иде. Бик яхшы итеп саноброботка уздырдылар, беттән арындык, киемнәрне кигәч, тәннәр хәл алгандай булды. Киемнәргә ак буяу белән "SU" дип язып та куйдылар. Бер кайда да югала торган булмадык.
Лагерь эчендә агач колодка, саламнан чабата ясый торган цех бар иде. Мин шунда әзрәк эшләп алдым. Аякларыбызда үзебез эшләгән колодкалар иде.
Безнең күршедә француз әсирләре дә бар иде. Бу әсирләрнең тормышы бөтенләй башка. Теннис, баскеҗбол уйнап яталар. Баракларында мендәрләре, матрацлары, одеяллары да бар. "Кызыл Хач" җәмгыяте аркылы хатлар, посылкалар алалар.
Французлар лагере белән безнең лагерьны өч метр биеклектәге чәнечкеле чыбык бүлеп тора. Без шул чәнечкеле чыбык өстеннән французлар ягына чыга идек. Аларның юынтык су чокырларыннан ташлаган ризыкларын җыябыз, французлар безгә шаккатып, жәлләп карыйлар. Без ул чокырны "гастроном"га тиңли идек, аның эчендә нинди генә ризыклар юк иде. Французлар: "Ни өчен сезгә Сталин ярдәм итми?"-дип аптырыйлар иде. Ярдәм итмәде шул. Үзенең 7 миллионнан артык әсирен, илләрен саткан кешеләр, алардан баш тартты. Бер сынык икмәк бирергә хәленнән килмәде. Немецларга хезмәт итегез, дип илебезгә кайткач та күпме вакытлар җәзалады.
1943 елның гыйнвар тирәсендә безнең лагерьдан тагын азчылык милләтләрне аерып алу башланды. Шулай итеп, безне вагоннарга төяп Польшага алып киттеләр. Өч тәүлек тирәсе баргач, Сельце дигән шәһәргә китереп төшерделәр. Монда да лагерьның бик зурысы эшләнгән. Безне зур такта сарайга кертеп тутырдылар, ашарга ярыйсы гына. Карантин вакыты бетүгә, безне тагын җыеп, вагоннарга төяделәр. 60-70 чакрым ераклыктагы Демблин дигән крепостька китереп яптылар. Бу лагерьда үлгән кешенең исәбе буталган. Әйтүләренә караганда, 90 меңгә якын әсирне зур траншеяларга тутырып кумгәннәр.
Демблин лагеренда да озак яткырмадылар. Февраль аенда безне тагын вагоннарга төяп, сак астында Едлино дигән станциягә төшерделәр. Легион территориясенә кергәч сафка тезделәр. Легион командиры үзе белән таныштырды. Шушы көннән сез конвойсыз буласыз, әгәр качучылар була икән, иң каты режимлы лагерьларга җибәреләчәксез, дип кисәтеп куйды. Легионның максатын әйтте. Сез үзегезгә Идел-Урал дәүләте төзергә тиешсез, дип үзенең сүзен тәмамлады. Менә без кемнәр икән, кемнәргә әйләндек!
Tour stops
Reviews
Download the free izi.TRAVEL app
Create your own audio tours!
Use of the system and the mobile guide app is free