Введение 01 Зур Сәрдектә беренче мәктәп
- Скачайте приложение
- iOS
- Android
- Windows Phone
1913нче ел. Бу ел – Зур Сәрдек авылында беренче мәктәп ачылган ел. Ул рус-татар мәктәбе була. Укырга мулла рөхсәте белән генә керергә мөмкин була. Ә ул берничә ел дин сабагы алган балаларга гына русча укырга рөхсәт биргән. Мәктәпнең беренче ачылган елларында кыз балаларны укытмыйлар. Мәктәпкә укытучы итеп татар мәгърифәтчесе, "Интернацианал" һәм "Марсельеза"а җырларын татарчага тәрҗемә итүче Сәгыйть Сүнчәләй җибәрелә. Бу мәктәп 1914 нче елда беренче бөтендөнья сугышы башлангач ябыла.
Зур Сәрдек авылында беренче совет мәктәбе 1918нче елда ачыла. Малмыждан килгән яшь кыз Хәдичә Хисамиева аның беренче укытучысы була. Ул Фазлыйәхмәт Нуриев йортында балалар укыта башлый. Авылда мәктәп өчен уңайлы урын булмаганлыктан ир һәм кыз балаларны аерым йортларда укыталар. Кыз балалар хәзерге Фатыйма Вәлиева йорты урынында укыйлар.
1923-24нче елларда белем бирү авыл мәдрәсәсендә һәм таш мәктәптә (хәзерге Акчарлак кибете) алып барыла.
1928 нче елдан авыл халкы көче белән яңа мәктәп салына һәм дәресләр шунда укытыла башлый.
1933 нче елның 1нче сентябрендә Зур Сәрдек авылында тулы булмаган урта мәктәп оеша. Башлангыч мәктәп 1918нче елда салынган мәчет бинасына күчерелә. 1933 нче елдан авылыбызда 2 мәктәп – башлангыч һәм тулы булмаган урта мәктәп эшли башлый.
Tour stops
Отзывы
Все аудиогиды в вашем смартфоне
Опубликуйте собственный аудиотур!
Используйте систему и мобильное приложение абсолютно бесплатно
