Audioguida

Audioguida Илаһи сүз хозурында

Ислам мәдәнияте музеенда «Илаһи сүз хозурында» дип аталган күргәзмә эшли. Күргәзмә рәссам, каллиграфия остасы, Россия рәссамнар берлеге һәм Татарстан Республикасы һөнәрчелек палатасы әгъзасы, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә, АКШ, Төркия, Алжир, Һиндстан, Үзбәкстан һәм Иран илләрендә үткәрелгән илледән артык күргәзмәдә үз эшләре белән чыгыш ясаучы Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллинаның иҗатына багышланган.
Күргәзмәдә авторның 2013-2021 нче елларда иҗат ителгән 40 эше – тугра, шамаилләр, каллиграфик панно, орнаментлау эшләре (тезхиб) тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәне карарга килүчеләр «Скиф-сарматларның алтын коды» сериясенә кергән эшләрне дә күрә алачак. Аларда автор дини формулаларны һәм яңа татар шигъриятеннән өзекләрне һәркемгә таныш булган пазырык хәзинәсендәге образлар аша сурәтли. Кәгазьдә алтын белән сурәтләнгән, тезхиб жанрында ясалган бизәкләр беркемне дә битараф калдырмаячак.
Рәссам Татарстан һәм башка өлкәләрнең ислам сәнгатенә мөрәҗәгать итә һәм аны иҗаты аша тамашачыга төшендерә. Гореф-гадәтләр белән әңгәмәдә булу аның өчен бик мөһим. Авторның Коръән текстына ихтирамы чиксез киң, шуңа күрә кайбер фәлсәфи һәм дини юнәлештәге хезмәтләре формаларның музыкальлеге һәм композицияләрнең тәэсирлеге белән аерылып тора. Күргәзмә тагын бер кабат ислам мәдәниятенең үсештә булуын ассызыклый.

Fermate tour

Recensioni

Non esistono ancora recensioni

Scrivi una recensione per primo
A minimum rating of 1 star is required.
Please fill in your name.
  • Nessuna recensione ancora. Sii il primo a recensire!

Crea i tuoi audio tour!

L'uso del sistema e l'app di guida per dispositivi mobili sono gratuiti

Avvia

Anteprima dell'app su iOS, Android e Windows Phone