Tour audio

Tour audio 04 «Борынгы тереклек дөньясы» залы

Девон һәм Ташкүмер чорлары Җирнең геологик тарихында тере организмнарның ашкынып үсүе һәм яңа экологик киштәләрне үзләштерү белән характерланалар. Бу вакытта Татарстан территориясендә нефтьле катламнар барлыкка килә.
Девон чорында бик әһәмиятле вакыйгалар була: беренче аммонитлар, дүрт нурлы мәрҗәннәр, табулятлар, балыклар һәм диңгез ләләләре барлыкка килә. Җир өсте үсемлекләренең үсеше Девон чорында беренче ташкүмер тупланышлары барлыкка килүгә китерә. Бик мул диңгез микробиоты формалашуы, Идел-Урал нефть-газ өлкәләрендәге нефть ятмалары барлыкка килүгә китерә.

Étapes du circuit

Commentaires

Aucun commentaire pour l'instant

Rédiger le premier commentaire
A minimum rating of 1 star is required.
Please fill in your name.

Créez vos propres visites audio!

L'utilisation du système et de l'appli de guide mobile est totalement gratuite

Commencer

App preview on iOS, Android and Windows Phone