Audioguía

Audioguía 08 "Казан диңгезе " залы

Казан диңгезе - Көнчыгыш-Европа платформасының геологик тарихының үзенчәлекле этабы. Пермь чорының Казан гасырында, ике йөз җитмеш - ике йөз алтмыш җиде миллион ел элек, бу диңгезнең уртасы хәзерге Татарстан территориясенә туры килә.
Бу вакытта Көнчыгыш-Европа платформасының көнчыгышында, яш Урал таулары буенча сузылган, сай диңгез култыгы - Казан диңгезе булган. Бу диңгез Тетис океаныннан аерылган була, ә ачык океан белән төньякта тар бугаз аша тоташа. Диңгез-култык көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба сузылган була
Казан диңгезенең уртасы, көнчыгыш һәм көнбатыш яр буйлары, хәзерге Татарстан һәм күрше регионнар территориясенә туры килә.
Казан вакытының палеогеографиясе ландшафтларның кискен аерылуы белән характерлана. Диңгезнең көнчыгыш ярларында күп елгалы дымлы климат, ә көнбатыш ярларда коры чүл климаты була.

Paradas del tour

Reseñas

A minimum rating of 1 star is required.
Please fill in your name.
  • Aún no hay reseñas. ¡Sé el primero en opinar!

¡Cree sus propias audioguías!

La utilización del sistema y la app de guía para móvil es gratuita

Iniciar

Vista previa de la aplicación en iOS, Android y Windows Phone