Audiotour

Audiotour 2. Сугыш кырында

        Безне Сталинград өлкәсенең Котельников районына учебный полкка җибәрделәр. Шунда сугышка әзерләү дәресләре башланды. Башта фатирларга тараттылар, аннан соң мәктәп бинасына кучтек. Өстәге кием-салым начар, аякта чабата, иске итек. Аяк киемнәре тузып бетте. Ялан аяк калдык. Ялан аяклыларны стройның уртасына тезәләр иде. Шулай итеп булса да дәресләргә алып йөрделәр. Аяклар ташка, пыялага киселеп, яраланып бетте. Ә кичләрен йокы алдыннан җырларга алып чыктылар. Җырлар гел Сталин "бабабыз" турында.

       Ашау бик начар, аны ничек хурларга да белмим, гөнаһысы булыр диеп куркам. Такта нар өстендә үзебезнең иске бишмәтләребезне җәеп, өскә дә юк-бар нәрсә генә ябынып яттык.

Менә нинди әрсез солдатлар булганбыз.  Ач булсак та, ялангач булсак та, ил өчен, Сталин өчен дигән дәртле җырларны барлык көчебезгә җырлый-җырлый сугышка хәзерләндек.

       Бер учебный винтовкабыз бар иде, шуны сүтәбез дә корабыз, сүтәбез дә корабыз, аның төзелешен өйрәнәбез. Салам тутырган капчыкка очлы таяк белән кадыйбыз. Шулай итеп, ике ай чамасы өйрәндек.

       Ниһаять, киемнәр кайтты, киендерделәр, аякка Англиядән килгән ботинкалар бирделәр. Бик каты, тар ботинкалар иде, аякларны суеп бетерде. ППШ дигән автоматлар белән коралландык. Ротабызга автоматчылар дигән исем бирелде, шулай итеп, чын сугышчыга әйләндек. Сталинград өлкәсенең Михайловка дигән авылында эшелонга төялеп Воронеж өлкәсенә таба юнәлдек.

       Воронеж өлкәсенә җитәрәк безнең эшелонның Кантимеров шәһәренә барачагы ачыкланды. Бу вакытта бу шәһәрдә каты сугышлар бара иде. Ләкин безгә барып җитү насыйп булмады. Немецлар фронт линиясен өзеп, Сталинградка омтылган. Шулай итеп, безнең частьләр дә тар-мар итеоеп чорналышта калдык. Чорналышта айдан артык буталырга туры килде. Сугыш кирәк-яракларыбыз: патроннар, гранаталар һ.б. бетте. Чорналыштан чыгарга никадәр тырышып йөрсәк тә, котылып булмады. Командирларыбыз да юкка чыга барды, көтүчесез сарыкларга әйләндек. Менә нинди "ышанычлы" булган безнең командирларыбыз. Без унсигез яшьлек авыл малайлары идек, шулай итеп, командирлар безне, Воронеж өлкәсенең басуында ташлап киттеләр.

Tour-Stationen

Bewertungen

Noch keine Bewertungen

Erste Rezension schreiben
A minimum rating of 1 star is required.
Please fill in your name.

Erstellen Sie Ihre eigenen Audio-Touren!

Die Verwendung des Systems und der mobilen Stadtführer-App ist kostenlos.

Start

App preview on iOS, Android and Windows Phone