Audiotour Илаһи сүз хозурында
- Die App herunterladen
- iOS
- Android
- Windows Phone
Ислам мәдәнияте музеенда «Илаһи сүз хозурында» дип аталган күргәзмә эшли. Күргәзмә рәссам, каллиграфия остасы, Россия рәссамнар берлеге һәм Татарстан Республикасы һөнәрчелек палатасы әгъзасы, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә, АКШ, Төркия, Алжир, Һиндстан, Үзбәкстан һәм Иран илләрендә үткәрелгән илледән артык күргәзмәдә үз эшләре белән чыгыш ясаучы Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллинаның иҗатына багышланган.
Күргәзмәдә авторның 2013-2021 нче елларда иҗат ителгән 40 эше – тугра, шамаилләр, каллиграфик панно, орнаментлау эшләре (тезхиб) тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәне карарга килүчеләр «Скиф-сарматларның алтын коды» сериясенә кергән эшләрне дә күрә алачак. Аларда автор дини формулаларны һәм яңа татар шигъриятеннән өзекләрне һәркемгә таныш булган пазырык хәзинәсендәге образлар аша сурәтли. Кәгазьдә алтын белән сурәтләнгән, тезхиб жанрында ясалган бизәкләр беркемне дә битараф калдырмаячак.
Рәссам Татарстан һәм башка өлкәләрнең ислам сәнгатенә мөрәҗәгать итә һәм аны иҗаты аша тамашачыга төшендерә. Гореф-гадәтләр белән әңгәмәдә булу аның өчен бик мөһим. Авторның Коръән текстына ихтирамы чиксез киң, шуңа күрә кайбер фәлсәфи һәм дини юнәлештәге хезмәтләре формаларның музыкальлеге һәм композицияләрнең тәэсирлеге белән аерылып тора. Күргәзмә тагын бер кабат ислам мәдәниятенең үсештә булуын ассызыклый.
Tour-Stationen
-
Тәүхид. 2021 ел.
-
Каллиграфик композиция. Шәрык мотивлары. 2016 ел.
-
Каллиграфик композиция. Ибн Фадлан сәяхәтнәмәсеннән өзек. 2021 ел.
-
Каллиграфик композиция. Шәркый бизәкләр. 2017 ел.
-
Шәмаил. «Аллаһ ризалыгы өчен мәчет салган кешегә Аллаһ җәннәттә йорт салачак». 2020 ел.
-
Каллиграфик композиция. Мәрьям. 2015 ел.
-
Каллиграфик композиция. Аллаһның 99 исеме. 2021 ел.
-
Каллиграфик композиция. Әр-Рахмән сүрәсе. 2021 ел.
-
Каллиграфик композиция. Әс-сәлам. Тынычлык кошы. 2020 ел.
-
Каллиграфик композиция. Иманның алты шарты. 2013 ел.
- Weitere Exponate werden geladen …
Bewertungen
Noch keine Bewertungen
Erste Rezension schreiben- Noch keine Bewertungen. Seien Sie der Erste, der eine Bewertung abgibt!
Kostenlose izi.TRAVEL-App herunterladen
Erstellen Sie Ihre eigenen Audio-Touren!
Die Verwendung des Systems und der mobilen Stadtführer-App ist kostenlos.