博物馆

博物馆 Константин Васильевның мемориаль музее

QR code

博物馆信息

关于博物馆

Константин Васильевның мемориаль музее 1996 нчы елның 10 нчы гыйнварында Татарстан Республикасының Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә ачылган. Әлеге бина 1956-1979 елларда яшәгән рәссам гаиләсенең өендә урнашкан.
Үзенчәлекле рус рәссамына багышланган бу мемориаль музей Татарстанда һәм Россиядә беренче. Якташыбыз сәләте һәм иҗаты дөньяда зур танылганлык алды. Шул ук вакытта рәссамның сәнгать теленә, дөньяга карашына карата шәфкатьсез бәхәсләр дә булды.
Экспозиция авторлары узган йөзъеллыкның 50-70 нче елларының рухи мөхитен чагылдыра алганнар.
Әлеге бина архитектура һәйкәле булып саналмый. Шулай да, бу йорт дөньяга искиткеч картиналар килүе белән уникаль. Биредә оста былиналы Русьны, Бөек Ватан сугышы елларындагы халык батырлыгын һәм туган якның табигатен данлыклый.
Константин Васильевның мемориаль музеен шартлы рәвештә ике бүлеккә аерырга мөмкин: Васильевлар гаиләсенең көнкүрешен өлешчә төзекләндерелгән мемориаль бүлмәләр һәм рәссамның биографик мирасын чагылдырган яңа экспозицияләр (2002 нче елда музейга бирелгән янәшәдәге фатир). Музейда Константин Васильев иҗаты белән танышырга гына түгел, хәзер дә кунакчыллык һәм иҗат аурасы белән сугарылган Васильев йортының кабатланмас мөхитенә чумарга мөмкин.
Музей яшәгән дәвердә хезмәткәрләр төрле бәйгеләрдә күп кенә җиңүләргә ия булдылар. Шул исәптән, 2007 нче елда “Нибелунг йөзеге” (“Кольцо Нибелунга”) проекты Татарстан Республикасының Хөкүмәте тарафыннан грандка ия булды. Яхшы потенциаллы мөмкинлекләр, иҗади коллектив, музей турында фикерләр – боларның барысы да музейга ихтыяҗ арту белән бәйле. Музейның әһәмиятлелеге республиканың мәдәни тормышында ачык күренә, чөнки шәхес үзе һәм аның иҗаты гаҗәеп ниндидер бер үзенә тарта торган көчкә ия.

计划您的访问

  • 61, улица Ленина, Васильево, Зеленодольский район, 鞑靼斯坦共和国, 伏尔加联邦管区, 422530, 俄罗斯
  • 今天:
    09:00 - 17:00
    星期一
    关闭
    星期二
    9:00 - 17:00
    星期三
    9:00 - 17:00
    星期四
    9:00 - 17:00
    星期五
    9:00 - 17:00
    星期六
    9:00 - 17:00
    星期日
    关闭
    显示所有营业时间

评论

A minimum rating of 1 star is required.
Please fill in your name.

创建您自己的音频之旅!

使用此系统的移动导游应用是免费的

开始

App preview on iOS, Android and Windows Phone