Tur audio 02 Урта мәктәп оешкан еллар
- Descărcați aplicația
- iOS
- Android
- Windows Phone
1950 нче елның сентябреннән башлап Зур Сәрдек мәктәбе урта мәктәп итеп оештырыла. Урта мәктәп оештырылган елны мәктәптә югары белемле бер укытучы да булмый. 1951–1952 нче уку елында КДПИны тәмамлап, тарих укытучысы Әнвәр Садыйк улы Садыйков, химия һәм биология укытучысы Мәкъсүт Яһүд улы Якупов, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәкыя Минаметдинова, физика һәм математика укытучысы Мәгъфүрә Әшрәпова киләләр.
1952–1953 нче уку елында мәктәпне 21 укучы тәмамлый. 1954 нче елда мәктәп директоры итеп Мәкъсүт Яһүд улы Якупов билгеләнә. 1958 нче елдан мәктәп директоры булып Әнвәр Садыйк улы Садыйков эшли башлый. Ул директор булган дәвердә мәктәп каршында остаханә салына. Анда балалар столярлык һәм слесарьлык эшенә өйрәтелә башлый. 1963–1964 нче уку елында директор итеп химия укытучысы Азат Шәмси улы Арсланов билгеләнә. 1964 нче елның гыйнвар аенда мәктәпкә директор булып Саба районыннан Закирҗан Ибраһим улы Сабитов килә. Үз эшен яхшы белүче, зур тәҗрибәгә ия педагог эшли башлагач, мәктәп эшчәнлегендә зур күтәрелеш чоры башлана. Һәр класс бүлмәсе яхшы җиһазландырылган кабинетлар итеп үзгәртеп корыла. 1968–1969 нчы уку елында физкультура укытучысы булып Фирдүс Сафа улы Төхвәтуллин килгәч, мәктәптә физкультура-спорт эше җанланып китә. 1970 нче елның көзендә музыка мәктәбе эшли башлый. Аңа композитор Мәсгут Латыйпов җитәкчелек итә. 1973 нче елда мәктәпнең яңа бинасы ачылу мәктәп тарихында гына түгел, бу төбәк тарихында да әһәмиятле вакыйга була. 640 урынга исәпләнгән мәктәпне ачуда ул вакыттагы «Коммунизмга» колхозы рәисе, Социалистик Хезмәт Герое Камил Фаяз улы Шакировның хезмәте искиткеч зур була. Мәктәп директоры З.И.Сабитов укучыларга эстетик тәрбия бирүгә күп игътибар бирүче җитәкче була. Мәктәптә 1000 нән артык бүлмә гөле үстерелә.
1973 нче елда Закирҗан Ибраһим улы Сабитов инициативасы, укучылар һәм укытучылар көче белән мәктәптә туган якны өйрәнү музее булдырыла. Музейга бердәм рәвештә материаллар җыялар. Музей укучыларга патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйный. З.И.Сабитов озак еллар музейның алыштыргысыз җитәкчесе була. Укытучыларның үзешчән сәнгать коллективы да халыкны тәрбияләүдә зур эш башкара. Драма коллективы белән 20 ел буена мәктәп директоры З.И.Сабитов җитәкчелек итә. Бу коллектив тарафыннан 30 га якын әсәр сәхнәләштерелә. Мәктәпнең 4,4 га мәйданны биләгән өйрәнү-тәҗрибә участогы чын мәгънәсендә җитештерүчән хезмәт урынына әйләнә. 1978 нче елдан башлап мәктәп Казан дәүләт педагогика институтының база мәктәбе булып тора. Институтның тарих-филология факультеты студентлары биредә ел саен педагогик практика үтәләр. 1986 нчы елдан укучыларның производство бригадасы белән тәҗрибәле агроном-педагог, Фәһим Миннегали улы Әминов җитәкчелек итә башлый. 1988 нче елгы эш нәтиҗәләре буенча укучыларның производство бригадасы Татарстан һәм РСФСР күләмендә беренче урынны ала. Республикада беренче урынны алган өчен аларга «Радуга» киноаппараты, «Маяк-233» стереомагнитофоны бирелә, ә РСФСР күләмендә җиңгән өчен бригада автобус белән бүләкләнә. Бу елларда мәктәптә түгәрәкләр, спорт секцияләре эше җанланып китә: 30 дан артык түгәрәк һәм спорт секциясе эшли. Аеруча «Оста куллар» (җитәкчесе – Г .М.Нуриев), «Хореография» (җитәкчесе – Г .А.Арсланова), «Курчак театры» (җитәкчесе – М.Х.Шәфигуллина), фото (җитәкчесе – Ф.М.Әминов), инструменталь ансамбль (җитәкчесе – Р .В.Закиров), драма (җитәкчесе – З.И.Сабитов), «Тегүчеләр» (җитәкчесе – Д.Г .Баһавиева), шахмат-шашка (җитәкчесе – Җ.Б.Хөсәенов), татарча көрәш (җитәкчесе – Н.С.Зыятдинов) түгәрәкләре һәм спорт секцияләре уңышлы эшли.
Opriri tur
Recenzii
Descărcați aplicația gratuită izi.TRAVEL
Creați-vă propriile tururi audio!
Folosirea sistemului şi a aplicaţiei ghid mobile este gratuită