Áudio tour 6.Гаян Әхмәтшин-ветеран укытучы
- Baixar o app
- iOS
- Android
- Windows Phone
Җиң сызганып эш башларга, тормыш корып җибәрергә кирәк иде. Мәктәп директоры Исхак абый Галиев мәктәпләрдә хезмәт дәресләре башлануын әйтте һәм шул максаттан мастерскойны җиһазлый алмассыңмы, дигән фикер җиткерде. Ул эшкә бик теләп алындым. Ике ай чамасы дигәндә мастерской кеше карарлык хәлгә килгән иде инде. Районның мәгариф бүлеге җитәкчеләре дә эшемне ошаттылар. Башка мәктәпләргә дә шундый ук хезмәт күрсәттем. Зур Сәрдек мәктәбе директоры Мәксүт Якупов даими эшкә чакырып алды. Шулай итеп мин, Сәрдек кешесе булып киттем. Туган туфракка нык, ышанычлы басып йөри башладым. Мәктәптә хезмәт дәресләре алып бара идем.
Мәктәптә УД-2 дигән кече габаритлы электростанция алынды. Кичләрен шуның белән мәктәпкә яктылык бирдек. Станцияне эшләтүне миңа йөкләделәр. Бер үк вакытта кичке мәктәптә укып, урта белем алдым. Озак та үтмәде колхозның үз электростанциясе булды, энергияне шуннан ала башладык. Мастерскойга циркулярка һәм башка станоклар кордым.
Районыбызның күп авыллары мәктәпләренә мастерскойлар өсен җиһазлар кирәк иде. Яниль, Байлангар, Чура, Ядегәр, Нырья, Сәрдекбаш, Пычак, Олыяз, Мәчкәрә, Березняк мәктәпләренә верстаклар, кораллар, аяк белән әйләндереп эшли торган агач кыру станоклары ясадым. Бу эшләр 1955-1961 нче еллар арасында башкарылдылар. Тәүлегенә 4-5 сәгат ь йокы йоклап, керосин лампасы яктысында башкарылган эшләр болар.
1962 нче елны яңа мастерской бинасы төзелде һәм ул тиешенчә җиһазланды. Мастерской район күләмендә үрнәк иде. Дирекция һәм РОНО тарафыннан күп кенә мактау грамоталарына лаек булдым. Гадел хезмәтем һәрвакыт бәяләнде.
1964 елда мәктәбебезгә директор булып Закирҗан Сабитов килде. Энергиясе ташып торган җитәкче. Закирҗан мәктәп тормышына яңа сулыш өрде. Аның инициативасы белән мәктәптә "балта остасы" дигән һөнәргә дә өйрәтә башладылар. Минем рәссам булуым да ярап куйды. Спектакль-концертларга декорацияләр ясый идем.
Колхоз рәсе Камил Шакиров инициативасы белән авылыбызда ике катлы, 400 урынга исәпләнгә мәдәният йорты эшләнде. Мәдәният йорты җиткерүне җитәкчелек итүне Камил Шакиров миңа йөкләде. Колхозның биш авылыннан балта осталары аны алты ай эчендә җиткерделәр.
1974 елны колхозыбыз ярдәме белән төзелгән 700 урынга хисапланган өч катлы мәктәпкә дә күчтек. Мастерскойлар мәктәп эченә урнашты. Бу мастерскойларны яңача җиһазларга туры килде. 4 кешелек верстаклар эшләдем, яңа кораллар белән тәэмин ителде, витриналар яңартылды. Хезмәт дәресләре алып баруым белән бергә миңа сызым, рәсем дәресләре өстәделәр.
Сызым дәресләре өчен сызым тактасы, рәсем дәресләре өчен һәр укучыга мольбертлар ясалды. Кабинет мактауга лаек булды. Бу хезмәтләрем өчен үземә "РСФСРның мәгариф отличнигы" дигән мактаулы исем бирелде. Шулай итеп, шушы мәктәптә 30 ел хезмәт куеп, 1985нче елны лаеклы ялга киттем.
Paradas do passeio
Análises
Baixe o aplicativo gratuito izi.TRAVEL
Crie seus próprios tours em áudio!
O uso do sistema e do aplicativo de guia móvel é gratuito