Tour audio 1. Гаян Әхмәтшин-балачак сәхифәләре
- Télécharger l'appli
- iOS
- Android
- Windows Phone
Күпме газап чиккән безнең халык, күпме күз яшьләре кичергән, дип юкка гына әйтмәгән бөек Тукаебыз. Тарих сәхифәләрен актарганда, үз халкының, үз милләтенең җанына таш орып яшәгән еллары саклана халык хәтерендә. Башыннан нинди газаплар кичерсә дә, авырлыклар үтсә дә, иманын югалтмаган, җан газабы кичерсә дә, үтә чыдам, көчле ихтыярлы кеше булып кала биргән.Мин, шундый көчле рухлы адәм, концлагерь корбаны, искиткеч сәләтле, оста куллы авылдашым – Гаян ага Әхмәтшин турында сөйләргә телим.
Гаян Гариф улы Әхмәтшин Кукмара районы Мәчкәрә авылында дөньяга килә. Кечкенәдән шаян – шук малай әтисе янында яңа әйберләр ясау белән мавыга. Ул агач велосипедта, хәтта фотоаппарат, скрипка да ясап карый. Ни хикмәт, һәр эшләгән эше барып чыга малайның. Күрше Күкшел авылындагы авыру Абдулла абыйсы янында сәгать төзәтергә дә өйрәнә ул. Үзе дә белмәстән, алтын куллы остага әйләнүе аңа тормышын алып барырга, хәтта фашист концлагеренда гомерен сакларга ярдәм итә.
Гаян абый үзенең биографиясе турында түбәндәгеләрне яза: “Безнең халыкта һәркем 7 буынын белергә тиеш дигән әйтем булса да мин аны үти алмадым. Әтинең әйтүе буенча Әхмәтша бабайның атасы Сәмигулла, аның атасы Хәйбулла исемле була. Әхмәтша бабай өч малай үстергән: өлкән улы Шәймәрдан, аннан Гомәр, кечесе Гариф (монысы минем әтием була инде). Әхмәтша бабай балта эшенә һәвәс була. Өлкән улы Шәймәрдан белән бергәләп эшләгәннәр, тирә-юньдәге байлар даирәсендә бик дәрәҗәле оста саналганнар. Үсеп буйга җиткәч Гарифны, ягъни минем әтине дә, үзләе белән йөртә башлаганнар. Әтием 1894 нче елда Мәчкәрә авылында туган. Үсеп җиткәч инде әйтелгәнчә, балта эше белән шөгыльләнә. Шулай ук крестьян хезмәтен дә башкара. Герман сугышында да катнашкан. Поварлык хезмәтен үтәгән. 1920 нче елда солдат хезмәтен тәмамлагач, авылга кайта да читкә китеп акча эшләргә уйлый. Шахтага да, төзелешкә дә барып карый. Аннан Зеленодол станциясендә шпал юыну эшенә яллана. Шул рәвешле үзенә азмы-күпме акча эшли ала. Әни турында белгәннәрем: әнинең әтисе Ибраһим, аның атасы Исмәгыйль исемле булган. Ибраһим бабай гомерен шахтада эшләп уздырган. Дурт-биш елга бер тапкыр гына гаиләсе янына кайткан. Рабига, минем әни, үсеп буйга җиткәч, Малмыжда мөгаллимәләр мәктәбендә укый. Аны тәмамлап Чуллы авылына укытырга билгеләнә һәм анда 1919-1920 елларда мөгаллимлек итә. Әти белән әни 1921 нче елда никахлаштылар. Байтак яшәгәннең соңында 1923 елның 15 нче апрелендә беренче бала булып мин дөньяга килгәнмен. Без барлыгы тугыз бала идек: беренчесе-мин, аннан Разия, Кафия, Сәлим, Һади, Нәкия, Вакыйф, Ягъфәр, Таһирә. Балаларның алтысы сабый чакта-бер яшь белән биш яшь арасында вафат булалар. Без үзебез урта хәлле крестьян хужалыгы исәпләнгәнбез. Үзебезнең җиребез, мал-туар һәм атыбыз бар иде. Әти белән әнинең уракка йөргәннәрен яхшы хәтерлим. Олы бала буларак, миңа үземнән кече балаларны карарга да туры килгәләде. Аларны иген басуына кечкенә арба белән тартып бардык. Басудагы игенне көлтәләп, хужалыкка үзебезнең ат белән ташый идек. Авылда колхозлашу чоры башланды. Без дә берсүзсез колхозга кердек. Атыбызны барлык әйберләре-арбалары, чаналары, башка кирәк-яраклары белән колхозга бирдек.
Étapes du circuit
Commentaires
Téléchargez l'appli gratuite izi.TRAVEL
Créez vos propres visites audio!
L'utilisation du système et de l'appli de guide mobile est totalement gratuite