Audioguía

Audioguía 01 «Җир һәм Галәм» залы

Метагалактика хәзерге фәнгә билгеле булган бөтен космос объектларын эченә ала. Аның киңлеге унбиш-егерме миллиард яктылык елы.
Бүгенге көндә галәм эволюциясе юлларын күрсәткән унга якын космологик гипотеза бар. Алар арасында иң киң таралганы булып «Зур Шартлау» гипотезасы санала. Бу гипотеза буенча Дөнья якынча ундүрт миллиард ел элек булган коточкыч шартлау вакытында барлыкка килә. Хәзерге галактикалар, йолдызлар, планеталар, йолдызара матдә бу шартлау вакытында барлыкка килгән матдәдән торалар.
Безнең спираль Киек Каз юлы галактикасы ике ягы кабарынкы линза рәвешле. Йөз илле миллиард кояш массасына тигез булган безнең галактиканың калынлыгы бер мең ярым яктылык елына, ә диаметры йөз мең яктылык елына тигез.
Магеллан болытлыклары һәм Андромеда томанлыгы безнең күз күрә алган иң якын галактикалар

Paradas del tour

Reseñas

A minimum rating of 1 star is required.
Please fill in your name.
  • ирина

    5 out of 5 rating 07-16-2023

    супер

  • Максим

    5 out of 5 rating 02-28-2021

    Очень классно

  • Анна

    5 out of 5 rating 04-27-2017

    Хороший и приятный аудиогид

¡Cree sus propias audioguías!

La utilización del sistema y la app de guía para móvil es gratuita

Iniciar

App preview on iOS, Android and Windows Phone