Audio tour Илаһи сүз хозурында
- Download the app
- iOS
- Android
- Windows Phone
Ислам мәдәнияте музеенда «Илаһи сүз хозурында» дип аталган күргәзмә эшли. Күргәзмә рәссам, каллиграфия остасы, Россия рәссамнар берлеге һәм Татарстан Республикасы һөнәрчелек палатасы әгъзасы, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә, АКШ, Төркия, Алжир, Һиндстан, Үзбәкстан һәм Иран илләрендә үткәрелгән илледән артык күргәзмәдә үз эшләре белән чыгыш ясаучы Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллинаның иҗатына багышланган.
Күргәзмәдә авторның 2013-2021 нче елларда иҗат ителгән 40 эше – тугра, шамаилләр, каллиграфик панно, орнаментлау эшләре (тезхиб) тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәне карарга килүчеләр «Скиф-сарматларның алтын коды» сериясенә кергән эшләрне дә күрә алачак. Аларда автор дини формулаларны һәм яңа татар шигъриятеннән өзекләрне һәркемгә таныш булган пазырык хәзинәсендәге образлар аша сурәтли. Кәгазьдә алтын белән сурәтләнгән, тезхиб жанрында ясалган бизәкләр беркемне дә битараф калдырмаячак.
Рәссам Татарстан һәм башка өлкәләрнең ислам сәнгатенә мөрәҗәгать итә һәм аны иҗаты аша тамашачыга төшендерә. Гореф-гадәтләр белән әңгәмәдә булу аның өчен бик мөһим. Авторның Коръән текстына ихтирамы чиксез киң, шуңа күрә кайбер фәлсәфи һәм дини юнәлештәге хезмәтләре формаларның музыкальлеге һәм композицияләрнең тәэсирлеге белән аерылып тора. Күргәзмә тагын бер кабат ислам мәдәниятенең үсештә булуын ассызыклый.
Tour stops
-
Тәүхид. 2021 ел.
-
Каллиграфик композиция. Шәрык мотивлары. 2016 ел.
-
Каллиграфик композиция. Ибн Фадлан сәяхәтнәмәсеннән өзек. 2021 ел.
-
Каллиграфик композиция. Шәркый бизәкләр. 2017 ел.
-
Шәмаил. «Аллаһ ризалыгы өчен мәчет салган кешегә Аллаһ җәннәттә йорт салачак». 2020 ел.
-
Каллиграфик композиция. Мәрьям. 2015 ел.
-
Каллиграфик композиция. Аллаһның 99 исеме. 2021 ел.
-
Каллиграфик композиция. Әр-Рахмән сүрәсе. 2021 ел.
-
Каллиграфик композиция. Әс-сәлам. Тынычлык кошы. 2020 ел.
-
Каллиграфик композиция. Иманның алты шарты. 2013 ел.
-
Каллиграфик композиция. Мөхәммәд. 2015 ел.
-
Каллиграфик композиция. Аллаһның Коръәндә телгә алынган 25 пәйгамбәре. 2016 ел.
-
Каллиграфик композиция. Өмет, иман һәм мәхәббәт. 2016 ел.
-
Тугра. Хәсәновлар туграсы. 2016 ел.
-
Каллиграфик композиция. Лаеклы таҗ. 2017 ел.
-
Тугра. Алмаз Асхадуллаһ туграсы. 2021 ел.
-
Тугра. В. Попов. Гөлназ Исмәгыйлева туграсы. 2018 ел.
-
Каллиграфик композиция. Аллаһ. 2021 ел.
-
Шәмаил. Гаилә ядкәре. 2021 ел.
-
Каллиграфик композиция. Триптих. Яхшылык. 2015 ел.
-
Каллиграфик композиция. Һәрнәрсәдә күңел күтәренкелеге. 2019 ел.
-
Шукуфә. 2015 ел.
-
Тугра. Иртюга Михаил Сергеевичның туграсы. 2020 ел.
-
Шәмаил. Аятел-Көрси. 2020 ел.
-
Шәмаил. «Фатиха» сүрәсе. 2021 ел.
-
Йомгак.
Reviews
3 reviews
Review this tour-
01-30-2022
Большое спасибо, было очень интересно, много познавательной информации
-
01-23-2022
Спасибо!
-
09-01-2021
Понравилось. Без рассказа ив бы ничего не поняли. А так интересно.
Download the free izi.TRAVEL app
Create your own audio tours!
Use of the system and the mobile guide app is free