Audio tour 5. Сталин "әсирлегендә"
- Download the app
- iOS
- Android
- Windows Phone
Гвардеецлар кире төрмәгә алып кайтып тапшырдылар. Хәзер бөтенләй икенче камерага кертеп яптылар. Ун көн чамасы бу камерада яшәгәннең соңында безне пересылка төрмәсенә (Кремль астына) алып килделәр. Пересылкада озак ятмадык. 10 апрель тирәсендә безне машина белән стансага алып киттеләр. Новосибирскига килеп җиткәндә өч тәүлектән артыграк вакыт узган иде. Бу зур стансадан кайсы якка алып китәрләр, дип баш ватабыз. Уңга борылдык. Бу якларда йөргән кешеләр әлеге юлларны беләләр икән, Кемерово ягына барабыз дип чамаладылар. Шулай итеп, бер тәүлек чамасы узгач, Прокопьевск дигән җирне узып, Шушталеп дигән стансага төшерделәр. Баракларга тараттылар.
1952 елның кышында булса кирәк, безне, 58 нче статьяларны, бу лагерьдан алып икенче лагерьга, урман эшенә җибәрергә, дигән хәбәр килде. Шулай итеп, күтәренеп Шушталептан чыгып киттек. Бара торгач, кыйгач тау итәгендәрәк лагерь вышкалары күренде. Аны күргәч инде күнегелгәнчә, үз йортыбызга кайткан кебек булдык. Бу Монастырька дигән урын икән. Совет власте урнашкач, монда бер монах качып, берүзе шушы тайгада яшәгән, диләр. Гадәттәгечә, формуляр буенча тикшерделәр, аннан баракларга урнаштырдылар. Монда агач эше, ә яз көне агач агызу икән.
1953 елның март айлары иде. Лагерьның оперуполномоченные үзенең өй ишекләренә эчке йозак куярга алып китте. Аның фатиры зонага якын гына булса да, ул мине бер конвой белән алып чыкты. Өендә радио сөйләп тора. Мин акрынлап кына үз эшемне эшли башладым. Шулвакыт радиодан Сталинның үлүе турында хәбәр ителде. "Бу ни хәл, төшемдәме, өнемдәме?"-дип туктап калдым. Мин елмаеп, әһә, дип шатланган сымаграк җитез хәрәкәт итә башладым булса кирәк, лейтенант миңа карады да:"Нәрсә, Ахметшин, шатлыкмени?"-дип әйтеп куйды. "Белгән юк",-дидем. Лейтенант янына кайгыга батып күршесе килеп керде. Ә минем шатлыгым эчемә сыймый.
Бу хәбәр зонага ишетелгән иде инде. Монда да төркем-төркем җыйналып сөйләшәләр. Һәрбер кешенең йөзендә өмет чаткысы, бәлкем, амнистия булыр, дип юрыйлар. Бу көн ил буенча кайгылы көн булгандыр, безгә дә кайгылы көн икәнлеген белдереп, җырламаска, уйнамаска куштылар. Ләкин тоткыннар үзләренең "кайгы"ларын шатлык белән җиңәргә уйлады. Утын агачына тимер чыбык тарттырып, аны балалайка итеп чиртә-чиртә, баракларның тышкы ягына чыгып, төрле частушкалар, библәр белән күңел ачтылар. Надзирательләр кусалар да, туктата алмадылар.
Яңа хөкүмәттән илдәге тоткыннарга зур амнистия ясарга тиешлеген бик көткән идек. Ләкин 1954 нче елны булган амнистия, безнең кебекләргә кагылмады. Шулай итеп, иреккә чыгу турындагы өмет өзелде.
Ниһаять, 1955 елның 17 сентябрендә безнең статьялар өчен дә амнистия турында указ чыкты. Бу шатлыкны берничек тә тасвирлый алмыйм. Мондый хәбәрне ишеткәч, аңсыз, хәрәкәтсез калган кебек булдык. Иреккә чыгу өмете сүнгән йөрәкнең тибеше дә бөтенләй үзгәрде.
Бу сүзне мин күпме көттем. Ниһаять, эштән кайтып ашарга әзерләнеп кенә йөри идем, вахтадан:"Әхмәтшин, әйберләреңне җый, азат ителәсең",-дип кычкырдылар. Урын-җирләремне тапшырдым, әйберләремне алып лагерь капкасына юнәлдем. Иптәшләрем күз яше белән озатып калды. Минем дә күзләр яшьләнде, әллә шатлыктан, әллә... Ашар ризыгың беткәч була икән ул: аз-маз капкалап алырга да вакыт бирмәделәр, зонада кунарга да рөхсәт ителмәде. Тиз генә зонадан чыгып киттем.
Конвойның юклыгына күңел ышанмый, кайвакыт артка борылып-борылып карыйм, читкә тайпылырга куркам. Конвой режимы тәмам акылны алган.
Көн кояшлы ике карбузга төялеп түбән якка таба агып киттек. Кемдер җыр башлады. Ярсулы жыравазы тайганы яңгыратты. Караңгы төшүгә Мыски дигән район үзәгенә килеп туктадык. Мыскида да лагерь корылмалары байтак иде. Мыскида төн кундык. Иртәгесен машиналарга төялеп Сталинский шәһәренә туктадык, аннан поезд белән Новосибирскига килдек. Аннан үзебезнең якка юнәлдек.
Менә тагын Кукмарада мин. Вокзалның биек баскычын менәргә Ходай насыйп иткән әле. Почта аты белән бакча башына кайтып туктадык. Әти белән әни миңа таба сөртенә-сөртенә йөгереп килделәр. Күзләрдә-шатлыктан күз яшьләре, тамак төбендә-төер. Шатлыктан нәрсә сөйләшергә белмичә өйдә аптырашыбрак тордык. Мине алып киткән вакытта әни:"Улым, кайчан кайтырсың икән?"-дигән сүзен исенә төшереп сүзне шуннан башлады. "Сталин үлгәч кайтырмын дип әйткән идең, тәки дөрес килде бит",-дип әйтеп куйды.
Tour stops
Reviews
Download the free izi.TRAVEL app
Create your own audio tours!
Use of the system and the mobile guide app is free